На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Миңнеханов Ураза гаете бәйрәме вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә Ураза гаете бәйрәме вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә, 30 мартта, мөселманнар Рамазан ае буе дәвам иткән уразадан соң Ураза гаетен (Гыйд әл-Фитр) бәйрәм итә.

Татарстан мәчетләренә бәйрәм намазын укыр өчен бик күп дин тотучылар җыелачак.

«Барлык мөселманнарны чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Муниципаль берәмлекләр башлыкларына, Диния нәзарәтенә хокук саклау органнары белән берлектә һәм шәхси сак оешмаларын җәлеп итеп, республиканың дини учреждениеләрендә җәмәгать тәртибен саклау һәм гыйбадәт кылу вакытында иминлекне тәэмин итү чараларын күрергә», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Татарстанның шәһәр мәчетләрендә Ураза гаетен бәйрәм итү 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укудан башланып китәчәк. 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре башлана. 7:30 сәгатьтә бәйрәм намазы укыла. Авылларда урнашкан мәчетләрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте бәйрәм намазын кояш чыкканнан соң ярты сәгать узгач үткәрергә киңәш итте.

 

Ссылка на первоисточник
наверх