2025 елның I кварталы йомгаклары буенча «Татар—информ» республикада иң еш телгә алына торган массакүләм мәгълүмат чаралары рейтингында беренче булды. Моны «Медиология» мәгълүматлары раслый.
«Татар-информ»ның телгә алыну индексы 428,12 пунктны тәшкил иткән. Рейтингның икенче урынында 230,51 нәтиҗә белән «Бизнес Online», өченче урында Kazanfirst – 78,49.
Шулай ук егермелеккә ГТРК «Татарстан» кергән, ул 6 урында, «Татарстан 24» җиденче, «Челнинские известия» сигезенче урында. 11 урында «ТНВ-Татарстан», ә 15 урында «НТР – Түбән Кама».
Искәртеп үтик, 2024 ел йомгаклары буенча да «Татар-информ», рейтингта иң якын урнашкан матбугат чарасын 8 пунктка узып китеп, беренче урын алган иде. Агымдагы елның беренче кварталында аерма 200 пункт чамасы булган.
Свежие комментарии