На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Зәйдә контракт белән хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты ачылачак

8 июньдә Зәйдә контракт белән хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты ачылачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр итте. Автоном чатырда теләгән һәркем контракт буенча хәрби хезмәт турында тулы мәгълүмат белән таныша, гариза бирә һәм беренчел сайлап алуны үтә ала.

«Чатыр янында Калашников автоматы макеты була, теләгән һәркем автомат сүтеп җыю нормативын тапшып карый алачак. Моннан тыш, биредә берничә төр граната – һөҗүм итү, саклану гранаталары макетлары булачак. Барысын да күрергә, тотып карарга һәм барысы белән фотога төшәргә мөмкин була», – диде ул.

Контракт буенча хезмәткә сайлап алу мобиль пункты 9:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Ринат Фәрдиев исемендәге паркта урнашачак.

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүне 505 мең сумга кадәр арттырырга карар кылды. Бу акчалар РФ Саклану министрлыгы бирә торган 195 мең сум түләүгә кушыла. Яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, Татарстан шәһәрләреннән, муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән ярдәм чараларын исәпкә алганда, миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Бу чаралар факт буенча яшәү урынына бәйсез рәвештә, Татарстан территориясендә контракт төзергә булган барлык гражданнарга кагыла. Татарстан контрактчыларын хәрбиләрнең теләкләрен исәпкә алып яхшыртылган экипировка белән тәэмин итәчәкләр.

Финанс ярдәменнән тыш, яңа патриот-контрактчыларга оештыру ярдәме (Казанда узган елдан «Батыр» контракт хезмәтенә рәсмиләштерү үзәге эшли), барлык республика һәм федераль ташламалар, хәрбинең үзенә һәм аның гаилә әгъзаларына ярдәм итү һәм реабилитацияләү чаралары гарантияләнә. Хезмәткәре контракт төзегән предприятие аның эш урынын саклый һәм хезмәт хакы түли, кирәкле бар нәрсә белән тәэмин итә, хәрбинең гаиләсен үз канаты астына ала.

Республика, контрактчыларның үтенечләреннән чыгып, даими рәвештә ярдәм күрсәтә: төрле җиһазлар, беренчел кирәк-ярак әйберләр һәм башка күп нәрсәләр җибәрелә. Махсус операция зонасында контрактчыларга ай саен Саклану министрлыгыннан 210 мең сумнан алып акча түләнә.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8843 221 44 52. Шулай ук 8800 222 59 00 номеры һәм 117 төбәкара кол-үзәк номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

Ссылка на первоисточник
наверх