На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Диния нәзарәте махсус хәрби операция зонасында икенче кыр «мәчет»е ачты

Диния нәзарәте казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, «Фәнис» мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин бу көннәрдә – махсус хәрби операция зонасында алгы сызыкта. Полк имамы Мөхәммәт хәзрәт Хәйруллаев белән бергә алар «Батыр» батальонында, 90 нчы танк дивизиясендә һәм башка хәрби частьләрдә, алты госпитальдә булып, сугышчыларга кече Ватаннан һәм мөфти Камил хәзрәттән җылы сәлам тапшырдылар, аларга үгет-нәсыйхәтләр бирделәр, намаз укыдылар, дога кылдылар, хәрбиләрнең сугышчан рухын күтәрделәр.

Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

90 танк дивизиясенең 80 нче полкы хәрбиләре өчен Диния нәзарәтенең полк имамы Мөхәммәд хәзрәт тырышлыгы һәм командование ярдәме белән блиндажлы мүсәллә ачылды. 15 кв. метр мәйданлы «мәчет» 90 танк дивизиясенең 80 нче полкының даими җыелу урында корылган. Мәчетнең стеналары һәм идәннәре ак материал белән тышланган. Идәнгә келәмнәр җәелгән. Диния нәзарәте вәкилләре мәчеткә бүләкләр: намазлыклар, шәмәил, стена сәгате, китаплар бүләк иттеләр. Биредә намазлар укылачак һәм солдатлар белән рухи әңгәмәләр үткәреләчәк.

Сугышчылар Марат хәзрәт һәм 90 танк дивизиясе командирының хәрби-сәяси эшләр буенча урынбасары подполковник Газыйм Классов белән бергә мәчетне тантаналы рәвештә ачтылар һәм беренче җәмәгать намазын укыдылар. Мәчет ачылышында шулай ук Үзәк хәрби округ командующиеның дин тотучылар белән эшләү буенча ярдәмчесе Андрей Канев атакай, Роман атакай, башка офицерлар һәм мөселман сугышчылары катнашты. Хәрби хезмәткәрләр белән очрашу барышында Марат хәзрәт командованиегә һәм мәчет төзелешендә катнашучыларга, солдатларның үтенечләренә колак салган өчен рәхмәт белдерде.

Очрашу уңаеннан Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм Диния нәзарәте казые Марат хәзрәт Мәрданшинга 90 нчы танк дивизиясе командиры Россия Герое генерал-майор Александр Нилов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шунысын әйтергә кирәк: бу фронт сызыгында ачылган беренче мәчет түгел. Ел башында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында «Батыр» батальоны даими җыела торган урында 18 кв.метр мәйданлы «Нургали» блиндажлы мәчете ачылды. Моннан тыш, «Каһарман» акциясе кысаларында Диния нәзарәте махсус хәрби операция зонасына «тәгәрмәчле» ике мәчет җибәрде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх