Апасның Үзәк ял паркында «Эскәмиядә китап белән» җәйге уку залы ачылды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева яза.

Биредә викториналар, төрле кызыклы китаплар һәм журналлар, әдәби-уен программасы әзерләнгән.

«Бу сезонда яңалык булып «китап фримаркеты» тора, анда теләгән һәркем яраткан китаплары, журналлары белән алмаша ала.
Җәйге уку залының төп кагыйдәсе - кызыклы китаплар алмашу һәм аралашу», - диләр китапханәчеләр.

«Җәйнең матур көнендә үзәк паркка килүчеләр, китап белән танышучылар күп булды», диелгән хәбәрдә.

Свежие комментарии