Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең ЦСКА командасына җиңелде. Уен «Татнефть Арена» боз сараенда узды.
Беренче период голларсыз узды.
Икенче периодның унҗиденче минутында ЦСКА һөҗүмчесе Владислав Каменев исәпне ачты (0:1). Унтугызынчы минутта сакчы Владислав Провольнов ЦСКА командасын тагын бер алкага алга чыгарды (0:2).
Өченче периодның җиденче минутында «Ак Барс» капкасына өченче гол керде, гол авторы – Виталий Абрамов (0:3).
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Билалов (Мифтахов);
- Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
- Петан – Сафонов – Галимов, Журавлёв – Марченко;
- Коршков – Комков – Кошелев, Лучевников – Яруллин;
- Дыняк – Кателевский – Бровкин (Җамалтдинов), Евсеев.
ЦСКА
- Просветов (Гамзин);
- Мамин – Карнаухов – Фатеев, Классон – Ярош;
- Окулов – Каменев – Дроздов, Охотюк – Нестеров;
- Гурьянов – Исхаков – Чуркин, Саморуков – Уильямс;
- Полтапов – Соркин – Абрамов, Провольнев.
«Ак Барс»ның киләсе уены да Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Түбән Каманың «Нефтехимик» командасына каршы матч 20 ноябрьдә 19:30 сәгатьтә башлана.
Свежие комментарии