Бүген, 13 мартта, Татарстанда һава торышы шартлары начараю көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез һәм кич республикада урыны белән (шул исәптән Казанда) элегрәк төшкән томан саклана.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, атмосфера фронты йогынтысы сәбәпле, пәнҗешәмбе бөтен төбәктә яңгыр көтелә.
Һава температурасы +3..+8 градус җылы була.Татарстанның Буа районында су күтәрелү сәбәпле Зөя елгасы аша ике күперне яптылар. Казанның Совет районында трамвай чыбыкларына яңгыр зыян иткәннән соң трамвайлар вакытлыча туктап калды.
Свежие комментарии