На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

«Бердәм Россия» Лисичанск һәм Рубежноега 100 тоннадан артык гуманитар ярдәм илтте

«Бердәм Россия» партиясе Лисичанск һәм Рубежное төбәкләрендә яшәүчеләргә йөз тоннадан артык ярдәм илтте. Йөк Луганск Халык Республикасы гражданнары соравы буенча җыелган һәм 7 фурага төяп илтеп тапшырылган. Кирәкле әйберләр исемлеген партиялеләр яңа төбәкләрнең кураторы, ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллиннан ай саен кабул итә.

Партиянең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ноябрьдә Рубежное су каналыннан шәһәрнең көньяк өлешенә - Забиркино районына су бирү өчен төзелеш материаллары, торбалар һәм башка җиһазлар сорап мөрәҗәгать килгән. Барлык кирәкле әйберләр төялгән ике машинаны Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон җибәргән. Шулай итеп, бу районда күптән көтелгән үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү башланачак, өйгә суны ташырга мәҗбүр булган җирле халыкның өйләрендә су булачак.

Су белән тәэмин итү эшен яхшыртырга шулай ук «АГАВА» компаниясе ярдәм итәчәк. «МЕГАСТРОЙ» гипермаркетлар челтәре хуҗасы шундый ук күләмдә җиһазлар бүлеп биргән.

Рубежное шәһәре «Бердәм Россия» гуманитар үзәгенең җирле халык мөрәҗәгатьләре нигезендә төзелгән соравына Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский җавап бирде. Парламентарий инициативасы белән шәһәргә «Нәфис» компанияләр төркеменнән көнкүреш химиясе төялгән фура килде.

Шулай ук, халык соравы буенча, Сарман районы Рубежное госпитальләре һәм хастаханәләре өчен эчәргә яраклы су төялгән фура җибәргән.

Яңа елга татлы күчтәнәчләр – «Бердәм Россия» гуманитар йөгенең тагын бер мөһим өлеше. Күчтәнәчләр җыюга хәйриячеләр, Түбән Кама һәм Зәй муниципаль районнары, шулай ук Татарстан югары уку йортлары кушылды. Оештыручылар фронт яны территорияләрендә яшәүче нәни кыз һәм малайларны сөендерү өчен барысын да эшләргә тырышты. Лисичанск һәм Рубежноеда яшәүче барлык 3500 балага татлы Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылачак.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх