На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Владимир Путин Монголиягә килде

Россия Президенты Владимир Путин рәсми сәфәр белән Монголиягә килде. Россия лидеры самолеты Улан-Батор аэропортына төште, дип хәбәр итә ТАСС.

Путин илдә ике көн булачак. 3 сентябрьгә Монголия Президенты Ухнаагийн Хурэлсух белән очрашу, документлар имзалау һәм СССР маршалы Георгий Жуков һәйкәленә чәчәкләр салу планлаштырылган.

Дәүләт башлыгын аэропортта милли кием кигән мактаулы каравыл сәламләде, ә трап янында Монголия җитәкчелеге вәкилләре каршы алды, дип билгеләп үтелә.

Ссылка на первоисточник
наверх