Россия Милли гвардиясе гаскәрләре баш командующие генерал-полковник Олег Плохой Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Очрашу барышында алар төбәк территориясендә иминлекне тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре, Росгвардия бүлекчәләре белән Татарстан дәүләт хакимияте органнарының үзара хезмәттәшлеге, шулай ук хокук тәртибен ныгыту чаралары турында фикер алышты.
Генерал-полковник Рөстәм Миңнехановка Росгвардия компетенциясенә караган мәсьәләләрне карауда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Төбәк башлыгы, үз чиратында, Казанда XVI БРИКС саммитын уздыру барышында росгвардиячеләр башкарган эшне югары бәяләде.
Моннан тыш, Олег Плохой Идел буе округының вазифаи затларын югары хәрби исемнәр һәм югары җитәкчеләр составы махсус исемнәре бирелү белән котлады. Ул шулай ук хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә аеруча яхшы нәтиҗәләр күрсәткән хезмәткәрләргә һәм хәрбиләргә бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров шулай ук хәрбиләргә хезмәт эшчәнлегендә ирешкән югары нәтиҗәләре һәм законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга керткән зур өлеше өчен бүләкләр тапшырды.
Моннан тыш, Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренә йөкләнгән бурычларны үтәүдә һәм вәкаләтләрне гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен «Татарстан» ДТРК филиалы директоры Фирдүс Гыймалтдинов «Булышлык өчен» медале белән бүләкләнде.
«Һәр югары бүләк артында куелган хәрби-хезмәт бурычларын үрнәк итеп үтәү, шәхси батырлык, каһарманлык, антка һәм Ватанга тугрылык үрнәкләре тора. Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә илебез ныгый. Россия җәмгыяте ышаныч һәм абруй казана», - дип билгеләде Росгвардия директоры урынбасары.
Свежие комментарии