На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Буада яшь гаиләләр һәм ятим балалар өчен яңа йорт файдалануга тапшырылды

Буа шәһәренең Яшьләр урамында урнашкан ике подъездлы 40 квартиралы йорт файдалануга тапшырылды. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына салынган. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Заманча төзелгән йорттагы фатирларда бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, грант алучылар, ятим балалар һәм «Арендалы торак» программасында катнашучылар яшәячәк.

Аларга ачкычлар тантаналы төстә тапшырылды.

Яңа күченүчеләрнең шатлыкларын муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов, Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов, Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина, Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев уртаклашты. Имин-тыныч тормышлар, бусагаларын һәрвакыт көтелгән кунаклар, йөрәккә якын кешеләр генә атлап керүен теләделәр.

Ранис Камәртдинов эшне яхшы оештырган, сыйфат белән башкарган төзүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Булат Гыйльманов әйтүенчә, быел инвестицияләү программасы буенча гомуми мәйданы 160 мең квадрат булган 56 квартира төзелгән. Буадагысы – илленчесе. Андагы ун квартира ятим балаларга бирелде.

Рөстәм Шәмиев сүзләренчә, быел республика бюджетыннан моның өчен 1640000 сум акча бүлеп бирелгән, федераль финанслау 101 миллион сум тәшкил иткән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх