На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Россиядә яңа истәлекле көн - Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне барлыкка килде

Россиядә яңа истәлекле көн - Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен билгеләргә тәкъдим иттеләр. Бу закон кабул ителгән очракта, ул 1 июльдә билгеләп үтеләчәк. Әлеге закон проектын Дәүләт Думасына «Гадел Россия - Дөреслек өчен» партиясе депутатлары кертте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аңлатма язуында авторлар Россия һәм башка дәүләтләр территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә, локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда илнең мәнфәгатьләрен яклауда катнашкан Россия гражданнарының казанышлары турында искәртте.

Алар хәрбиләрне 1 июльдә хөрмәтләргә тәкъдим итә - бу көнне, депутатлар мәгълүматларына караганда, хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне инде рәсми булмаган рәвештә билгеләп үтелә.

Россиянең кайбер төбәкләрендә сугышчы-интернационалистлар мемориалларына чәчәкләр салу, төрле буын ветераннарын искә алу акцияләре һәм очрашулар кебек тантаналы чаралар уздыру традициясе барлыкка килде, дип билгеләп үттеләр инициаторлар.

Закон проекты авторлары мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Россиядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары статусына ике миллионнан артык кеше ия. Рәсми бәйрәмне билгеләү аларның казанышларын тануга һәм батырлыкларына хөрмәт күрсәтүгә хезмәт итәчәк, дип саный «Гадел Россия - Дөреслек өчен» партиясе депутатлары.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх