На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Болгар мәчете каршында гарәп телен өйрәнү курслары ачылды

Спас районының Болгар мәчете каршында гарәп телен һәм орфографиясен өйрәнү курслары башланды. Дәресләр һәр якшәмбе кичке намаздан (ахшамнан) соң үткәрелә һәм 1-1,5 сәгать дәвам итә. Бу хакта «Яңа тормыш» газетасы яза.

Беренче дәрес узган якшәмбедә үткәрелде һәм, Болгар шәһәре һәм Спас районы имам-мөхтәсибе Фәрһад хәзрәт Минсәгыйр сүзләренә караганда, халык шактый күп җыелган.

Авыллардан тулы гаиләләр белән килүчеләр дә булган.

Курслар мартка кадәр узачак, һәм гарәп телен өйрәнергә теләүчеләр аларга кушылырга мөмкин.

Беренче гарәп теле дәресе алдыннан хатын-кызлар татар диктантында катнаштылар, аны Болгар балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлүсә Садыйкова үткәрде, диелә хәбәрдә.

«Барлык теләүчеләрне мәчеттә көтәбез», – дип, барысын да курсларга чакыра имам-мөхтәсиб.

 

Ссылка на первоисточник
наверх