На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...
  • АНАТОЛИЙ НЕКРАСОВ
    ЧТО ЭТО ЗА НОВОСТЬ ? ЕСЛИ ПУБЛИКУИТЕ ДРУГОЙ ЯЗЫК, ДАЙТЕ ВОЗМОЖНОСТЬ ПЕРЕВОДА...Камил Ногаев: Ро...
  • С С
    охренен авторан?Ркаил Зәйдулла: Ч...

Дмитирий Медведев: Ел башыннан алып хәрби частьләргә 210 меңнән артык контрактник килде

РФ Кораллы көчләренә ел башыннан алып 210 меңнән артык контрактник кабул ителгән, тагын 18 меңе үз теләге белән хезмәт итүчеләр сафына кушылган, дип хәбәр итте РФ Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев профильле ведомствоара комиссия утырышында. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«1 июльгә хәрби частьләргә 210 меңнән артык кеше килде.

Моннан тыш, ел башыннан алып 18 меңнән артык кеше үз теләге белән хезмәт итүчеләр сафына кушылды. Бу, һичшиксез, уртак эш нәтиҗәсе. Бу эшчәнлектә катнашучыларның барысына да шундый югары нәтиҗәләр өчен рәхмәт әйтәсем килә», - диде ул.

Медведев шулай ук РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәткә җыю темпларын саклап калуга өмет белдерде.

«Киләчәктә дә шундый ук динамиканы саклап калып булыр дип өметләнәм, ә бу өлкәдә Югары башкомандующий куйган бурычлар тиешенчә үтәләчәк», - дип белдерде сәясәтче.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх