На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Казан хакимияте балаларга 62 миллион сумлык Яңа ел бүләкләре сатып алачак

Казанда балаларга Яңа ел уңаеннан татлы бүләкләр җыелмасы сатып алу өчен 61,9 миллион сум сарыф итәргә телиләр. Акча шәһәр бюджетыннан бүленәчәк, диелә дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендерда.

Мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен 155 меңгә якын бүләк әзерлиләр. Бер тартманың бәясе 400 сум тәшкил итә.

Җыелмада фундуклы һәм көнбагышлы шоколад кәнфитләр, вафлялы, ширбәткә катырылган һәм желедан әзерләнгән кәнфитләр, шоколадлы батончиклар, мармелад, банан-йогурт эчлекле бисквит пирожный, как, шоколадлы зефир һәм сок (барлыгы 700 грамм) бар. Яңа ел җыелмасына тагын юл билгесе сурәтләнгән, яктылыкны кире кайтара торган сары төстәге наклейка да булачак.

Тартманың дизайны трапеция формасында эшләнә. Аның бер ягында рус («С Новым годом!») һәм татар («Яңа ел белән!») телләрендә котлау язылган. Шулай ук ике телдә дә шигырьләр язылачак, Казан символикасы, сәгатьләр һәм чыршы ботаклары ясалачак.

Бүләкләрне 2024 елның 31 декабренә кадәр 326 балалар бакчасына һәм 213 мәктәпкә җибәрергә ниятлиләр.

Искәртеп узабыз, Көнчыгыш календаре буенча 2025 ел – Яшел Агач Елан елы. Сүз уңаеннан, елан трансформация һәм яңару символы санала. Кытай мифологиясендә ул зирәклек, интуиция һәм яшерен белемнәр белән ассоциацияләнә.

Ссылка на первоисточник
наверх