На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Миңнеханов: Россия һәм Казахстан финанс өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытырга ниятли

Россия һәм Казахстан финанс өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытырга планлаштыралар, шул исәптән партнерлык финанславы буенча уртак проектларны үстерү аша. Бу хакта Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевның Россиягә дәүләт сәфәре алдыннан хәбәр итте.

Миңнеханов сүзләренчә, алда торган визит ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен мөһим этәргеч булачак.

«Бу төбәкләр һәм компанияләр өчен сигнал, безнең илләр бер-берсенә географик яктан да, менталь яктан да якын партнерлар», - дип белдерде ул ТАСС белән әңгәмәдә.

Татарстан лидеры «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эше кысаларында партнерлык финанславы буенча уртак проектларны гамәлгә ашыру механизмнары эшләнәчәк, дип өстәде.

Ул ассызыклаганча, Россия һәм Казахстан президентларының килешүләрен конкрет эчтәлек һәм реаль инициативалар белән тулыландыру мөһим.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казахстан компанияләре Россия икътисадына актив инвестицияләр кертә, шул исәптән Татарстанны базарга чыгу мәйданчыгы буларак та файдалана.

«Күп еллар дәвамында Казахстан безнең әйдәп баручы чит ил партнеры булып кала. 2024 ел нәтиҗәләре буенча республикалар арасында товар әйләнеше 760 млн доллар тәшкил итте», – дип хәбәр итте ул.

Аның сүзләренчә, Татарстан предприятиеләре Казахстанда автомобиль төзелеше, нефть чыгару һәм нефть химиясе өлкәләрендә эшчәнлек алып бара.

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаевның Россиягә дәүләт визиты 11-12 ноябрьдә булачак. Сөйләшүләр барышында дәүләт башлыклары стратегик партнерлык һәм союздашлык мөнәсәбәтләрен үстерү, шулай ук региональ һәм глобаль көн тәртибе мәсьәләләре турында фикер алышачак.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх