Казанда ватрушкада шуган кызның, юл билгесенә бәрелеп, үлгән мизгеле видеосы чыкты
Видеода күренгәнчә, кыз автомобильнең арткы өлешенә бәйләнгән тюбингта утырып шуып барган.
«Татар-информ» белдергәнчә, машина хуҗасы һәлак булган кызның 22 яшьлек дус кызы булган. Кыз тулысынча үз гаебен таный, аңа карата читкә китмәү турында чикләү чарасы сайланган.
Хәзерге вакытта суд-медицина, суд-биологик һәм суд-автотехник экспертизалар билгеләнгән.
Свежие комментарии