На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • АЛЕКСАНДР Крымский
    Афтар на русском пиши а не на таоабарщине.Татарстан ДОСААФ ...
  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...
  • Антонина Лаврентьева
    "Аргументы и факты" не в курсе , что Зеля никто по должности? Наркоша курьер между бандеровцами и их кураторами.И все!Фәрит Мөхәммәтшин...

Кутилов: Татарстанда сайлау кампаниясе конструктив һәм тыныч узды

Татарстанда сайлау кампаниясе конструктив һәм тыныч узды. Бу хакта политтехнолог, «Теория Дарвина» агентлыгы генераль директоры Владимир Кутилов Бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә әйтте.

«Без көне буе тавыш бирү барышын күзәттек, мәгълүмат кырында әллә ни хилафлыклар күрмәдек, бернинди формаль белдерүләр булмады.

Безнең сораштыруларга караганда, тавыш бирүгә бер атна кала халыкның 69 проценты сайлауга, һичшиксез, барачагын әйткән иде, 12 проценты әле төгәл белми иде», – дип сөйләде спикер.

Кутилов сайлау участоклары ябылганчы ике сәгать кала халык күп агылуын билгеләп узды. Шуңа ул Татарстанда сайлау күрсәткече 70 проценттан күбрәк булыр дип фаразлый.

«Без һәрвакыт сайлауга кичен генә кеше күпләп килүне күзәтәбез, халык ул вакытта бакчасыннан кайта», – дип ассызыклады политтехнолог.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх