На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Элла Памфилова Казанда: Яшьләр сайлауга йөрми дигән уйдырма искерде инде

Россиядә яшьләрнең сайлауларга кызыксынуы даими үсә. Моңа мәгълүмат-аңлату эшләре ярдәм итә, дип сөйләде журналистларга Казанда Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова.

«Без яшьләргә бәйле озак вакытлы системалы эш алып барабыз. Мәктәпләрдә, студентлар арасында хокукый агарту эшләре алып барабыз.

Безнең Үзәк сайлау комиссиясе эгидасында уздырыла торган проектлар, бәйгеләр бар», – диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Аның сүзләренчә, әлеге системалы эш сайлауларга йөрүнең мөһимлеген аңлаешлы һәм үтемле итеп аңлатуга нигезләнгән.

«Озак еллар дәвамында бу тирәнтен уйланган эш үз нәтиҗәләрен бирә. Сайлаулар нәтиҗәләрен анализлаганда яшьләрнең сайлау белән кызыксынуын күрәбез. Яшьләр сайлауларга йөрми дигән уйдырма искерде инде», – диде Элла Памфилова.

Сентябрьдә Татарстанда республика Рәисен, муниципаль депутатлар һәм Татарстан Дәүләт Советына бер депутат сайлаячаклар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх