На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

«Диләфрүз» газетасы баш мөхәррире «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә рәхмәт әйтте

Башкортстанда чыга торган «Диләфрүз» газетасы баш мөхәррире, нәшире Галия Сәфәрҗанова «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә ярдәм итүләре, төрле проблемаларны хәл итүдә булышулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бу хакта ул «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында сөйләде.

«Диләфрүз» газетасы Уфа шәһәрендә 2010 елның октябрь аенда дөнья күрде.

14 ел элек безнең Башкортстанда хатын-кызлар өчен татарча газет-журнал бөтенләй юк иде. Шул сәбәпле шундый басма чыгарырга уйладык. «Диләфрүз» – нәфис, үзенә тартып торучы, куандыручы мәгънәсенә ия», – дип таныштырды ул үзләренең басмасы белән.

Аның сүзләренчә, «Диләфрүз» газетасы Россиянең 51 төбәгендә яздырып алына, ә тиражы – 10 мең. Газетада мәдәният, дин темалары өстенлек итә, әмма сәясәт темасы бөтенләй күтәрелми, һәм, баш мөхәррир сүзләренчә, бернинди реклама да бирелми.

Ул газетаның битләр саны ягыннан артмавын билгеләде. «Шулай ук 32 битле булып чыга, кәгазь дә газетаныкы гына, кыйммәтлегә алыштырмадык. Бәяләр арту укучыларыбыз өчен авырлык тудырып, язылу хакының артуына китерә», – дип аңлатты баш мөхәррир.

Галия Сәфәрҗанова Татарстанның ярдәме белән укучыларга газеталарны бушлай тарату мөмкинлегенә ия булуларын әйтте. Моның өчен ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессына һәм 15 ел дәвамында хезмәттәшлек итүче «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ул басма матбугатта булган проблемаларны да атап узды. «Укучылар мәгълүматны күбрәк интернеттан алалар, шуңа күрә кәгазь басмалардан читләшәләр. Өстәвенә, күпчелек укучылар – өлкән яшьтәге кешеләр, ә алар китә баралар.

Балаларга телне тапшырып, алар да безне укуны дәвам итәрләр, дип өметләнәбез», – диде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх