На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Леонов: Казанда узачак БРИКС илләре Уеннарына бүгенгә 60 меңгә якын билет сатылган

Хәзерге вакытта Казанда узачак БРИКС илләре Спорт уеннарына 60 меңгә якын билет сатылган. Татарстан спорт министры Владимир Леонов шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Билет программасы яхшы гамәлгә ашырыла. Бүгенгә 60 меңгә якын билет сатылган», - диде спорт ведомствосы башлыгы.

Леонов билгеләп үткәнчә, республика башкаласы ярышларга әзер, шәһәргә төрле илләрдән спортчылар килә башлады инде, турнирда 5 меңгә якын кешенең катнашуы көтелә.

«Иртәгә барлык инфраструктураны, бөтен объектларны диярлек соңгы тапкыр карап-тикшереп чыгачакбыз», - дип искәртте ТР спорт министры.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы 12-23 июньдә Казанда узачак БРИКС илләре Спорт уеннарында 97 илнең катнашачагы хакында хәбәр иткән иде. ТР Премьер-министры Алексей Песошин оештыру комитеты утырышында Татарстанда БРИКС илләре Уеннарына әзерлек эшләре иң югары дәрәҗәдә бара дип белдерде.

Ссылка на первоисточник
наверх