На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Татарстан Гидрометеоүзәге язгы салкыннарның кире кайту ихтималы турында әйтте

Ел саен бакчачылар май аенда салкыннар кайтудан курка, чөнки кыраулар җылылык яратучы һәм актив чәчәк атучы бакча культураларына зыян сала. Аларның куркулары бу язгы сезон өчен дә искәрмә түгел. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь белдерде.

«Бездә ел саен диярлек яз көне салкыннар кайту кебек күренеш күзәтелә.

Бу бигрәк тә, быел булган кебек, җылы көннәр иртә килгән елларга хас. Республикага һәм [гомумән] Россиянең Европа өлешенә язгы җылылар иртә килде. Мондый процессларда еш кына апрельдә яки майда салкыннар кире кайта. Һәм бу тискәре, куркыныч күренеш», - дип кисәтте Феликс Гоголь.

Әмма безнең төбәктә кыраулар апрель һәм майда гына түгел, июньдә дә була. Яңа сезонда да мондый хәл булырга мөмкин, чөнки март аенда татарстанлылар апрель җылысы белән хозурланды.

«Мартның соңгы ункөнлегендә төбәктә югары температура фоны хакимлек итте. Һава шартлары антициклональ характер белән билгеләнде. Тәүлеклек үзгәреш (көндезге һәм төнге температуралар аермасы) бик зур булды. Соңгы 35 елда мартның өченче декадасында мондый күренешнең теркәлгәне булмаган иде», - ди Гоголь.

 

Ссылка на первоисточник
наверх