На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 91 процентка үтәлгән

Татарстанда торак төзелеше буенча еллык программа 18 октябрьгә 91 процентка үтәлгән – төзүчеләр 2 миллион 980 мең квадрат метр торакны файдалануга тапшырган. Бу хакта Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сөйләде.

Барлык муниципалитетлар белән видеоэлемтә аша киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты, дип хәбәр итә республика Рәисе матбугат хезмәте.

Докладчы билгеләп үткәнчә, коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 38 проценты файдалануга тапшырылган. Төзүчеләр гомуми мәйданы 639 мең квадрат метрдан артык булган 80 йортны тапшырган. Алар барлыгы 1 миллион 682 мең квадрат метрдан артык мәйданлы 144 йорт төзергә тиеш. Бу ТР Төзелеш министрлыгы презентациясеннән билгеле булды.

Социаль ипотека программасы буенча 35 йортның 16сы төзелгән, аларның гомуми мәйданы 125 мең квадрат метр тәшкил итә. Еллык план 77 процентка үтәлгән, дип хәбәр итте профильле ведомство башлыгының беренче урынбасары.

«Шәхси торак төзелешенә килгәндә, бүгенге көнгә план 156 процентка үтәлгән. Файдалануга тапшырылган йортларның гомуми мәйданы 2 миллион 215 мең квадрат метр тәшкил итә», - диде Шәйдуллин.

ТР Төзелеш министрлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү буенча дүрт программаның үтәлеше турында да сөйләде.

Ятим балалар өчен 450 торак бина төзү турында дүрт дәүләт контракты төзелгән.

97 торак бина төзү турында тагын бер контракт төзеләчәк. 2 октябрьдә ТР Сатып алулар дәүләт комитеты конкурс игълан итте.

69 яшь гаиләнең 65е субсидия акчасыннан файдаланган. Тагын дүрт гаилә фатир сайлау этабында.

Биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен 27 сертификат рәсмиләштерелгән. Бүгенге көндә 17 гаилә сертификаттан файдаланган – барлыгы 1538 квадрат метр торак сатып алынган. ТР Дәүләт торак фонды хәзерге вакытта әлеге категориядәге калган гаиләләр өчен торак сайлау белән шөгыльләнә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх