
Апаста һава-десант гаскәрләренең 95 еллыгын билгеләп үттеләр. Десантчылар хөрмәтенә салынган һәйкәл янәшәсенә зәңгәр беретлы райондашларыбыз, аларның якыннары җыелды. Бу хакта «Апас-информ» сайтында хәбәр ителә.
Хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган яисә тыныч тормышта вафат булган десантчыларны искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салынды, бер минут тынлык игълан ителде.
Тантанада катнашучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин сәламләде.
«Россиянең һава десанты гаскәрләре сафларында хезмәт итүчеләр көчле рухлы, кыю йөрәкле булулары белән аерылып торалар. Алар бүгенге көндә дә Илне саклау эшенә беренчеләрдән булып алынды. Һәм хәзерге вакытта да алар дошманны өркетеп тора. Махсус хәрби операция башлангач ук китеп, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Сергей Баранов Орел да десантчы егет иде. Без аларның батырлыкларын мәңге онытмабыз. Киләчәктә дә илебез сагында булган, яисә һәлак булган райондашларны, аларның якыннарын игътибардан калдырмабыз, ярдәмнәрдән өзмәбез. Сәламәт булыгыз, гаилә тигезлеге, аяз күк йөзе телим», - диде район башлыгы.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән Хәттап Хәлимуллинга Рәхмәт хатын тапшырды.
Шулай ук район хәрби комиссариаты вәкиле Илсур Гатиятуллин, Татарстан Сугыш хәрәкәтләре Ветераннарының координацион советының Апас районы бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин да десантчыларны тәбрик итеп чыгыш ясады.
Районның десантчылар җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Зәмдиханов һәрчак бердәм булулары, һәр мөрәҗәгатькә җаваплы карауларын билгеләп үтте.
Тантаналы чара патриотик җыр белән тәмамланды.
Соңыннан зәңгәр беретлылар вафат булган десантчы егетләрнең каберлекләре янында булып, хатирәләр яңарттылар, чәчәкләр куйдылар.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии