Әлмәттән махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәмнең яңа партиясен җибәрделәр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Әлмәт районы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә. 10 тоннадан артык булган 46нчы гуманитар конвой озатылды.
Бу юлы хәрбиләргә 9 квадроцикл, элемтә чаралары, кулдан ясалган мичләр, дроннар, рацияләр, радиоэлектрон көрәш системасы, беренчел кирәк-яраклар, медикаментлар, эчке киемнәр тапшырылды.
Свежие комментарии