Казан дәүләт циркында «Мирас» милли спектакль-фэнтези премьерасы була. Бу хакта Казан циркы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу Казан циркының 135 еллык тарихында беренче милли татарча тамаша. Татарның бай мәдәнияте, традицияләре, эпосы беренче мәртәбә цирк сәнгате кысаларында – цирк жанрлары күптөрлелеге, хореография, музыка, вокал, эксклюзив махсус эффектлар, стильләштерелгән, сәнгатьчә яңартылган милли костюмнар һәм декорацияләр аша күрсәтеләчәк.
«Мирас» Татарстанның «визит карточкасы» булачак. Ул тамашачыларга татар халкының бөтен үзенчәлеген – татарларның күп гасырлык мәдәниятен, халык әкиятләре, җырлары, музыкасы, биюләре һәм бәйрәмнәре аша чагылдырылган дөньяны тоемлау үзенчәлекләрен күрсәтәчәк. Казан циркы спектакльне ел ярым әзерләгән. Илнең иң яхшы режиссерлары һәм рәссамнары чакырылган. Татарстан мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре фэнтези-спектакльне әзерләү барышында консультацияләр биргән һәм актив катнашкан. Музыка өлешендә консультант буларак Айгөл Зәйнуллина чыгыш ясаган. Тамаша өчен татарча җырларны шагыйрь, прозаик һәм драматург Гөлүсә Батталова иҗат иткән.
«Мирас» милли спектакль-фэнтези дустанә мәнәсәбәттәге дүрт циркның иҗади хезмәттәшлеге кысаларында әзерләнгән. Программа өчен үзенең номерларын Мәскәүнең Никулин циркы һәм Якутия (Саха) Республикасы дәүләт циркы тәкъдим иткән.
Милли тамашада гадәттәгечә Казан циркының Балалар цирк мәктәбе укучылары катнаша. Бу Казан циркының булачак труппасының нигезе. Аны формалаштыру ел ярым элек башланган. Циркның яшь артистлары мөстәкыйль номерлар белән дә чыгыш ясаячак, күмәк номерларда да катнашачак.
Яраткан көйләр – татар халык музыкасы һәм татар композиторларының танылган әсәрләре спектакльдә яңа аранжировкада яңгыраячак.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии