На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Мәскәүдә Татарстан галимнәре катнашында «Идегәй» эпосы буенча фестиваль уза

Иртәгә Мәскәүдә «Идегәй» героик эпосы: бердәмлек – илнең үсеше» фестивале уза. Мәдәни чара 23 майда «Мәскәүнең милләтләр йорты»ның «Россия халыклары эпослары» проекты кысаларында уздырыла.

Кунаклар традицион мәдәният, этнология, тарих, культурология юнәлешендә эшләүче экспертлар, халык һөнәрчелеге осталары белән аралаша алачак, шулай ук халык эпосының үзенчәлекләре белән документаль фильмнар һәм тарихи музыка кораллары аша таныша алачак.

Программада түгәрәк өстәл утырышы да каралган.

Татарстаннан әлеге фестивальдә фольклор галиме Фәнзилә Җәүһәрова, сәнгать белгече Рауза Солтанова һәм әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова катнаша.

  • «Мәскәүнең милләтләр йорты»нда шулай ук «Россия халыклары эпослары» проекты кысаларында «Олонхо – героик эпос» һәм «Калевала – героик эпос» фестивальләре дә узачак.

Ссылка на первоисточник
наверх