Җирле үзидарә турындагы яңа федераль закон бер дәрәҗәле система кертүне дә, ике дәрәҗәле системаны саклау мөмкинлеген дә күздә тотарга тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ведомости» газетасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Беләсезме, булачак федераль закон бар. Аны нинди рәвештә кабул итәрләр, карап карыйк.
Без ике вариант та булуын сорадык», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.«Федераль закон булачак. Без аны үтәячәкбез. Безнең бер үтенечебез бар – ике схема да эшләсен, ә соңыннан инде кайсысы яхшырак икәнен хәл итсеннәр», - дип ачыклык кертте ул.
ТР Рәисе фикеренчә, «кайсы юлның дөрес икәнен вакыт күрсәтер». Әлегә закон проекты барлык төбәкләр өчен 2035 елның февралендә җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле системасы төгәлләнгәннән соң күчеш чоры кертүне һәм ике дәрәҗәле системаны юкка чыгаруны күздә тота.
Баштарак күчеш чоры 2028 елның гыйнварына кадәр дәвам итәр дип фаразланган иде, әмма шул исәптән ТР Хөкүмәтенең позициясен дә исәпкә алып, җирле үзидарә турындагы законның яңа редакциясен икенче укылышка әзерләү буенча эшче төркем аны озайтырга карар кылды.
«Без Татарстанның позициясен исәпкә алабыз һәм шуңа күрә 2035 елга кадәр күчеш чоры кертергә тәкъдим итәбез», - дип белдерде, үз чиратында, Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников. Нәкъ менә ул һәм Федерация Советының тиешле комитетын җитәкләүче Андрей Клишас закон проектының автордашлары булып тора.
Свежие комментарии