На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

«КАМАЗ» беренче тапкыр югары уку йортларына квота булдырды

Быел «КАМАЗ» ГАҖ шәһәрнең, республиканың, илебезнең 12 югары ук йортына квота булдырды. Бу – 43 инженерлык юнәлеше буенча 152 бюджет урыны. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

11нче сыйныф укучылары 5 югары уку йортына 5 юнәлеш буенча документлар тапшыра ала. Бердәм Дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре 4 елга гамәлдә.

Әмма нәтиҗәләрне яхшыртырга теләгән укучылар аны ел саен тапшыра ала.

Быел махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары югары уку йортларына ташламалы шартларда кабул ителә.

Сораштырулар нәтиҗәсендә Чаллыда чыгарылыш сыйныф укучыларының 71е шәһәр һәм республика югары уку йортларында укуларын дәвам итәчәк.

Югары уку йортларына документлар 25 июльгә кадәр кабул ителә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх