На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Прекратите ОСКОРБЛЯТЬ СЛУХ этой "Х"... ОБЩАЙТЕСЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ на ГОСУДАРСТВЕННОМ КАНАЛЕ... ( осто-..бли)...Миләүшә Хәйруллин...
  • Александр Пятнистый
    Ваш старший брат идет против вас, и против младшего брата- это гражданская война...он покрывает преступные действия с...Рөстәм Миңнеханов...
  • Елена Таюрская
    это что такое? в России пишите на русскомКамал театрында җ...

Чазов үзәгендә Ренат Акчуринга мемориаль такта ачтылар

Россия Фәннәр Академиясе академигы, күренекле совет һәм Россия кардиохирургы Ренат Акчуринга Е.И. Чазов исемендәге Кардиология медицина тикшеренү үзәгендә мемориаль такта ачтылар. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана үзәк оешуга 80 ел тулуга багышланган җыелыш кысаларында узды.

Ренат Акчурин биредә йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлегенә нигез салган һәм 40 ел буе анда җитәкчелек иткән.

Чарада Россия Фәннәр Академиясе академигы, үзәкнең генераль директоры Сергей Бойцов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Төбәкара клиника-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Хәйруллин, Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы Марат Мөхәммәдиев, Р.С. Акчуринның гаиләсе – тормыш иптәше Наталья Павловна, өлкән абыйсы – генерал-полковник Рәсим Акчурин, улы һәм оныгы, шулай ук үзәк хезмәткәрләре катнашты.

«Ренат Сөләйманович Акчурин үзеннән соң бик зур мирас калдырды», – диде Сергей Бойцов үз чыгышында.

Равил Әхмәтшин Ренат Сөләймановичның Татарстан медицинасын, кардиохирургиясен үстерүгә зур өлеш кертүен ассызыклады: легендар кардиохирург республикада эшләүче сәләтле шәкертләр төркемен тәрбияләде, Казанда Төбәкара клиника-диагностика үзәген булдыруда катнашты, Балалар республика клиник хастаханәсенә ярдәм итте һ.б.

Наталья Павловна Акчурина әйтүенчә, аның тормыш иптәше өчен һөнәре яшәү мәгънәсенә әверелгән. «Ренат үзенең хезмәттәшләрен бик яратты, аларның уңышлары белән горурланды. Гомеренең ахырында ул бүлекчә җитәкчелеген ышанычлы кулларга тапшырганын белде, чөнки эш дәвам итәчәк», – дип билгеләп үтте ул.

Истәлек тактасы учреждение диварларында, клиникага керү юлы янында урнашкан.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх