На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• valeri bolgov
Аффтор дебил, не знающий, что живёт в России.Махсус операциядә...
• Владимир Аверков
автор пишет только для своих?...неумно...Махсус операциядә...
• Влад Владимиров
Автор, живя в России, всегда  в СМИ впредь пиши, пожалуйста, по русски... Не стоит у большинства тут лишний негативчи...Бөгелмәдән өч кеш...

Сочида татар-мөселман үзәге булачак

Бүген, 17 июньдә, Сочи шәһәре мөселманнары дини оешмасы җыелышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты. Бу турыда Конгресс хәбәр итте.

Мондый форматтагы очрашу Сочида беренче тапкыр узды.

Очрашуда Сочи татарлары үзләренең җирле дини оешмасының яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр. Ул РФ мөселманнары Диния нәзарәте департаменты җитәкчесе Наил Шакиров булды. Наил хәзрәт Шакиров татарларның шәһәрдә татар-мөселман үзәге булдыру теләген белдерде.

Фикер алышудан соң РФ мөселманнары Диния нәзарәте кармаганда татар-мөселман үзәген булдыру карары кабул ителде. Үзәктә хәләл кафе, хәләл кибет, чаралар үткәрү залы, гыйбадәт бүлмәләре, тәһарәтханә булдырылачак. Шулай ук әлеге үзәктә дини йолаларны үтәү мәмкин булачак дип планлаштырыла.

Җыелышта шулай ук Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов, Эчке эшләр буенча РФ мөселманнары Диния нәзарәте департаменты җитәкчесе урынбасары Фәнис Атауллин, Сочи шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәис Әхмәтчен, Сочи шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Алик Уразаив һәм башкалар катнашты, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх