На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Песков: Путин белән Трамп арасындагы сөйләшүләр өчен бернинди шартлар да кирәкми

РФ Президенты Владимир Путин белән Америка лидеры Дональд Трамп арасындагы сөйләшүләр өчен бернинди шартлар да кирәкми. Диалогны оештыру өчен ике сәясәтченең теләге дә җитә, диде дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Моның өчен (Путин белән Трамп арасындагы сөйләшүләр - «Т-и» иск.

) бернинди шартлар да таләп ителми. Диалог алып бару өчен ике якның да теләге һәм сәяси ихтыяры гына кирәк», - диде Кремль вәкиле.

Штатларның сайлап куелган лидеры элегрәк Путин аның белән очрашырга тели дип белдергән иде. Аның сүзләренчә, сәясәтчеләр алда торган сөйләшүләрне оештыру белән шөгыльләнә инде.

Искәртеп узабыз, моңа кадәр Трамп Украинадагы низагны 24 сәгать эчендә тәмамларга ниятләве хакында белдергән иде. Өстәвенә, АКШның булачак Президентының икенче президентлык срогына үз кандидатурасын күрсәткән Владимир Зеленский тарафына кисәтү җибәрүе турында да моңарчы хәбәр ителгән иде. Шул ук вакытта, Американың дәүләт секретаре Энтони Блинкен әйтүенчә, Трамп администрациясе Киев хакимиятенә Украина низагын хәл итү буенча иң яхшы ихтимал килешү тәкъдим итәргә омтыла.

Ссылка на первоисточник
наверх