На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Яңа елның беренче атнасында Татарстанда кар ява һәм һава температурасының төшүе көтелә

Яңа 2025 елның беренче атнасында Татарстанда Көнбатыштан килүче циклоннар һәм аларның атмосфера фронтлары тәэсирендә тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.

Пәнҗешәмбе, 2 гыйнварда, төбәктә кар һәм җепшек кар явачак, кайбер районнарда вак яңгыр да булырга мөмкин.

Урыны белән буран һәм бозлавык булуы ихтимал, көндез җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя. Төнлә һава температурасы -6..-11 градус була. Иртәнгә һава температурасы -1.. -6 градус, ә көндез -1, +3 градуска кадәр җылытачак. Юлларда кар боткасы һәм бозлавык була.

Җомга, 3 гыйнварда, Татарстанда һава торышын төньяк циклон билгеләячәк. Җепшек кар һәм яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -2 .. +1 градус, ә көндез термометр баганалары 0..+3 градуска кадәр күтәреләчәк.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, шимбә, 4 гыйнварда, республикада җепшек кар явачак. Һава температура аномаль югары: төнлә 0 дән -4 градуска кадәр, көндез 0 дән +2 градуска кадәр.

Якшәмбе, 5 гыйнварда, төбәк салкын атмосфера фронты хакимлегендә булачак. Күпчелек районнарда кар явуы, кайбер районнарда буран булуы көтелә һәм көчле җил исәчәк. Шул ук вакытта көндез һәм төнлә һава температурасы -3.. -8 градуска кадәр төшә. Юлларда тайгак була.

 

Ссылка на первоисточник
наверх