На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстанда 4 зур мәктәп төзүгә 1,3 млрд сумнан артык акча тотылачак

<p>Казан, Чаллы һәм Биектауда мәктәп төзүне дәвам итүгә 1,3 млрд сумнан артык акча тотылачак. Белем бирү учреждениеләренең һәркайсы 1224 урынга исәпләнгән. Бу хакта Дәүләт сатып алулары порталындагы документлардан билгеле булды.</p> <p>Казанда объектлар М-14 микрорайонында һәм Родина урамында, Чаллыда 65нче микрорайонда урнашкан.

Контрактлар төзелеш эшләрен, мебель һәм техника сатып алуны да үз эченә ала.</p> <p>Өч объект буенча контрактның бәясе бертөрле - 369 340 741 сум, Чаллыда төзелеш эшләре 200 544 815 сумга төшәчәк. М-14 микрорайонындагы мәктәп буенча локаль сметада күрсәтелгәнчә, финанслау архитектура һәм архитектура-төзелеш чишелешләрен гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.</p> <p>Акча республика һәм федераль бюджетлардан бүленә, Татарстан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе заказчы булып тора.</p>

 

Ссылка на первоисточник
наверх