На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Казанда «Гаилә» мәдрәсәсенә ярдәм өчен акча җыю игълан ителгән

Казанда «Гаилә» мәдрәсәсенә ярдәм өчен акча җыю игълан ителгән. «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җибәргән мәгълүматтан күренгәнчә, ярдәм, беренче чиратта, мәдрәсәдә белем бирүче 40 мөгаллимгә каралган.

Мәдрәсәдә балалар һәм олылар – барлыгы 600дән артык укучы белем ала. Дәресләр бушлай үткәрелүе искәртелә.

Мөгаллимнәргә хезмәт хакы түләү өчен ай саен 200 мең сумнан артык акча, шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләү, җиһаз-җайланмалар сатып алу, башка чыгымнарга да финанс чаралары кирәклеге әйтелә. «Сәдака гөнаһларны, су утны сүндергән кебек үк, сызып ташлый», – диелә мәгълүматта.

Барлык сораулар буенча 8-917-261-93-19 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Шулай ук, «Гаилә» хәйрия фонды хисабына онлайн түләү юллау өчен, сылтама да күрсәтелә. https://mechet-gailya.ru сылтамасы буенча күчәргә кирәк.

Ссылка на первоисточник
наверх