На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...

Татарстанда -11 градуска кадәр суытачак

Бүген, 23 декабрьдә, Татарстанда температура фоны акрынлап түбәнәя. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Күк йөзе болытлы. Көндез урыны белән, Казанны да кертеп, бераз кар һәм җепшек кар явуы дәвам итәчәк. Кайбер урыннарда йомшак бураннар, бозлавык булуы ихтимал.

Урыны белән томан төшәчәк, шул сәбәпле күз күреме 500 метрга кадәр кими.

Көньяк-көнбатыш һәм көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә.

Көндез Татарстан буенча һава температурасы -1дән -6 градуска кадәр булачак, әмма кичкә таба ул -6.. -11 градуска кадәр төшәчәк. Казанда -1дән -3 градуска кадәр, кичкә -4.. -6 градус булачак.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх