Аз карлы кыш туфрактагы дым күләменә йогынты ясады – быел ул гадәттәгедән азрак. Агроном һәм биолог Михаил Воробьев «Радио 1» белән әңгәмәдә туфрактагы дымны саклау ысуллары турында сөйләде.
Агроном бакчачыларга җирдәге дымны саклауның гади юлын тәкъдим итте – түтәлләргә калын катлам итеп коелган яфраклар түшәргә.
Мондый ысул дымны саклап калырга, туфракны чүп үләннәреннән сакларга һәм яңгыр суалчаннары өчен уңай шартлар тудырырга ярдәм итә.«Коелган яфраклар – бик яхшы каплагыч. Алар туфрактагы дым парга әйләнеп таралып бетмәсен өчен файдалы. Яфраклар шулай ук чүп үләннәренә үсәргә бирми һәм яңгыр суалчаннары өчен азык буларак хезмәт итә. Нәтиҗәдә суалчаннар биогумус җитештерә – бу бик яхшы табигый ашлама», - дип аңлатты белгеч.
Аның сүзләренә караганда, туфракка нәрсә дә булса чәчәр яки утыртыр алдыннан җирне бераз йомшартырга һәм яфракларны җыелып алып компостка салырга гына кирәк булачак.
Свежие комментарии