Г.Камал театрында Халыкара Җәлил укулары нәфис сүз әдәби бәйгесенә йомгак ясалды. Тантаналы бәйрәмдә Актанышның яшь нәфис сүз осталары да бүләкләнде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.
Бәйге нәтиҗәләре район өчен сөенечле булды. «Алтынчәч» балалар бакчасыннан Таңсылу Бикмөхәммәтова «Фронтовик язучылар» номинациясендә 1нче урын (җитәкчесе Әгзамова Кадрия), Басыйров исемендәге Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 класс укучысы Рузалина Хайбрянова һәм 8 класс укучысы Таңсылу Салахова 2нче урын (җитәкчесе Салахов Рамил), Каенкай» балалар бакчасыннан Зилә Әюпова «Фронтовик язучылар» номинациясендә 2нче урын (җитәкчесе Айгөл Әюпова, Гүзәл Шәйхетдинова), Байсар мәктәбе җитәкчесе Рамил Сәлахов «Җәлил татар телендә» номинациясендә 2 урын, Актанышның 2 нче урта мәктәбенең 4 б классы укучысы Алия Габдрахманова «Җәлил татар телендә» номинациясендә 3нче урын (җитәкчесе Хөсәенова Альбина), 2нче «Ромашка» балалар бакчасыннан Гаяз Раянов (җитәкчесе Гилметдинова Гөлүсә) «Җәлил дөнья халыклары телендә» номинациясендә 3нче урын яулады.
«Әлеге укучылар һәм укытучыларын ихлас котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур иҗади уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!» – диелгән хәбәрдә.
Свежие комментарии