На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Фәрит Мөхәммәтшин «Җиңү диктанты»нда катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы геройлары фотокүргәзмәсен ачу тантанасында «Җиңү диктанты» бөтенроссия акциясендә катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты.

«Җиңү көне уңаеннан барлык шәһәрләрдә һәм төбәкләрдә «Җиңү диктантлары» узды. Акцияне бөтенесе дә ошатты, шул исәптән мин дә», — дип сөйләде ул.

Дәүләт Советы Рәисе өч диктантта катнашкан. Ул шулай ук мәктәп укучыларының Бөек Ватан сугышы ветераннары белән бик ихтирамлы итеп сөйләшүләрен билгеләп үтте. Мөхәммәтшин сүзләренчә, без шул рәвешле күпмилләтле халкыбызның җиңүен һәм каһарманлыгын хәтергә сеңдерәбез.

«Бу балалар әлеге диктантны гомергә исендә калдырачак», — дип ышана Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук чараның барлык оештыручыларына һөм педагогларга рәхмәт белдерде: «Бу шау-шулы уңышка иреште һәм бик күп ләззәт бирде».

«Җиңү диктанты» республикада инде җиденче мәртәбә уздырылды. Диктантның максаты – тарихи грамоталылыкны арттыру һәм халыкка патриотик тәрбия бирү.

Исегезгә төшерик, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең бүгенге торышында аларның һәркайсының зур өлеше бар.

Ссылка на первоисточник
наверх