На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

KazanForum уздыруга 625 волонтер җәлеп итәчәкләр

Быел «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы уздырганда 625 волонтер эшләячәк. Бу хакта Республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры Максим Денисов хәбәр итте.

«Быел Татарстаннан 555 һәм башка шәһәрләрдән 70 волонтер сайлап алынды.

Иртәгәдән башлап, алар форум уздыруда булышу өчен мәйданчыкларга чыгачак. Инде бүген үк башка шәһәрләрдән волонтерлар Казанга килде. Бөтен ил буенча 1,2 мең волонтердан гариза килде», – дип сөйләде ул.

Максим Денисов сүзләренчә, форумга узган елгыга караганда 30 процентка күбрәк катнашучы теркәлгән.

«Транспорт системасына зур йөкләнеш булачак. Шуңа күрә тимер юл хәрәкәтен көчәйтү карары кабул ителде. Казанның тимер юл вокзалыннан аэропортка кадәр һәм кире якка өстәмә поездлар ике тапкыр ешрак – һәр сәгать саен диярлек йөриячәк», – диде ул.

Дирекция җитәкчесе сүзләренчә, KazanForum катнашучысы дигән бейджигы булган һәркем өчен электричкада йөрү бушлай булачак. Моннан тыш, форумда катнашучылар өчен кунакханәләрдән аерым шаттллар оештырылачак.

«14-16 майда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен «Татмедиа»дан форумның үзәк мәйданчыгы – «Казан Экспо»га кадәр аерым шаттл йөриячәк», – диде Денисов.

«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисад форумы 13 – 18 майда Казанда узачак. Анда катнашу өчен 103 ил гариза биргән. Форумга 10 меңнән артык кеше теркәлгән инде.

Ссылка на первоисточник
наверх