
Татарстанда тагын бер магистраль – Оренбург трактының дублеры төзелә. Исәпләүләр буенча, яңа юл буенча хәрәкәтнең уртача интенсивлыгы тәүлегенә - 25 меңгә якын, ә киләчәктә 40 мең автомобиль тәшкил итәчәк. ТР Транспорт министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.
«Инвестицион проектны гамәлгә ашыру М12 федераль трассасыннан Казанга кадәр маршрут озынлыгын Р239 Казан – Оренбург юлы аша уза торган маршрут белән чагыштырганда - 26 чакрымга, юлдагы вакытны 20,4 минутка киметергә мөмкинлек бирәчәк», – дип белдерделәр министрлыкта.
Яңа юл транспортта йөк әйләнешен елына 10 миллион тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирер дип көтелә. Бу Лаеш районында сәнәгать зоналары һәм зур логистик үзәкләр төзелү, шулай ук Оренбург трактыннан транзит маршрутларны яңадан бүлү белән бәйле, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
Юл М12 трассасының Атабай тракты белән беренче чишелешеннән башланачак, «Дорхан» концерны объектлары, Столбище, Усад авыллары һәм Тынычлык бистәсе яныннан узып, Казанга керәчәк.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии