На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Мишустин: 2025 елдан минималь хезмәт хакы күләме 16,5 проценттан да артачак

Минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) 2025 ел башыннан 16,5 проценттан артыкка күтәрелә һәм 22440 сум тәшкил итәчәк, 2030 елга күрсәткеч 35 мең сумга җитәргә тиеш. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде, дип яза РИА Новости.

«Россия Президенты карары нигезендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен алдан арттыруны тәэмин итәргә кирәк.

Искәртик, 2030 елга ул 35 мең сумга җитәргә тиеш. Киләсе ел башыннан минималь хезмәт хакы күләме 16,5 проценттан артыкка артачак, 22440 сум тәшкил итәчәк», - диде Мишустин РФ Хөкүмәте утырышында.

Министрлар Кабинеты җитәкчесе өстәп әйткәнчә, бу 4 миллионнан артык хезмәткәрнең хезмәт хакын арттырырга ярдәм итәчәк.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх