На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Рөстәм Миңнеханов Акдуска чип куйдырган һәм Татарстан халкын этләрен теркәргә чакыра

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында Акдус кушаматлы этенең фотосурәтен, шулай ук эткә чипл куйдыру турында сертификат урнаштырды.

«Акдусның закон буенча кирәкле барлык документлары да бар. Ә сезнең йорт хайваннарыгызныкы бармы?» - дип яза Миңнеханов постында.

Ул шулай ук йорт хайваны хуҗасы булу – аның өчен һәрвакыт җаваплы булу дигән сүз, дип билгеләп үтте.

«Этегезне теркәргә онытмагыз!» - дип өнди республика җитәкчесе.

Исегезгә төшерик, Татарстанда этләрне мәҗбүри теркәү бара. Республикада яшәүчеләргә йорт хайваннарын теркәмәгән өчен штраф яный.

 

Ссылка на первоисточник
наверх