На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Владимир Машков: Бу яңа бина, уникаль театр Татарстанның визит карточкасы булачак

Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды. Президиум эшендә катнашкан Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Владимир Машков, театрны һәм аның яңа бинасына карата фикерен белдерде.

«Биредәге алкышлар — төзүчеләребезгә!

Бик катлаулы заманда яшибез, театр кайгысы да юк кебек. Тик шулай да сез Камал театрының яңа киңлеген булдырдыгыз! Бүген бу бинада 3 меңнән артык кеше булды. Мин уйлавымча, бу яңа бина, уникаль театр Татарстанның визит карточкасы булачак. Аның уникаль сәхнәләре, яңа технологияләре шактый мөмкинлекләр ача», — дип әйтте Владимир Машков.

Машков шулай ук режиссёр һәм төзүче һөнәрләрең тәңгәлләштерде.

«Режиссёр һәм төзүче һөнәрләре — бик нык охшаш. Алар бит икесе дә төзи. Берсе сәхнә күрешен, икенчесе бинаны. Бөек режиссёрыбыз Георгий Толстоногов бу турыда бик яхшы әйткән. Мин тагы олуг рәхмәтләребезне белдерәм. Сез бит төрледән-төрле биналар тәзисез. Сез үзегез социаль әһәмиятле объектлар башкарган хезмәтләргә дә үз өлешегезне кертүегезне аңлыйсыз микән», — диде ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх