На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстанның чигелгән картасы Халыклар бердәмлеге көнендә Милли музей фондына тапшырыла

3-4 ноябрьдә Татарстан Республикасы музейларында «Сәнгать төне» бөтенроссия акциясе узачак. Быел ул Халыклар бердәмлеге көненә туры килә һәм аңа багышлана, дип ассызыклады «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Мәдәният министрлыгы иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов.

«Татарстан Республикасында «Сәнгать төне» төп вакыйгаларының берсе булып Татарстанның чигелгән картасын республика Милли музее фондларына тапшыру торачак. Картаны узган ел республика районнары бергәләп ясады», - дип хәбәр итте Фәйзрахманов.

Картада Татарстан районнары мәдәни үзенчәлекләре чагылдырылган, дип искәртте ул. Муниципалитетларда оста куллы хатын-кызлар ясаган фрагментлардан җыелган әлеге карта этнофестивальләрнең берсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх