На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

«Бердәм Россия» Дәүләт Думасының язгы сессиясенә төп өстенлекләрне атады

«Бердәм Россия» тарафыннан алып барыла торган закон чыгару эшенең өстенлекләре партиянең халык программасында (2024 елның декабрендә узган съездда аңа үзгәрешләр кертелде) чагылыш тапкан. «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре Владимир Якушев шулай дип белдерде. Бу хакта партиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Төп өстенлекләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә кагыла, Президент тарафыннан игълан ителгән Ватанны саклаучылар елында бу аерым әһәмияткә ия», - дип искәртте сәясәтче.

Якушев сүзләренчә, беренче чиратта, хәзерге вакытта сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын алу өчен хокукый нигезләрне киңәйтү бурычы тора, ул Курск өлкәсендә көрәшүче хәрбиләргә дә кагылачак.

«Партия бу хокукый җитешсезлекне Дәүләт Думасының якындагы утырышларында бетерәчәк. Хәрбиләр һәм аларның гаиләләре өчен социаль гарантияләрне киңәйтү эше бара. Аерым алганда, Донецк һәм Луганск Халык Республикалары гаскәри берләшмәләре хәрбиләре өчен хәрби пенсияләр билгеләү һәм мирас кабул итү срогын озайту мәсьәләләрендә», - дип искәртте партиянең Генераль советы секретаре.

«Шулай ук махсус операциядә катнашучы яраланган хәрбинең гаилә әгъзалары өчен 35 календарь көнгә кадәр ял билгели торган безнең закон проектын кабул итү ниятләнә», - дип өстәде ул.

Моннан тыш, Россия Президенты Владимир Путин партия съездында илнең суверенитетын, аның икътисади һәм технологик үсешен ныгыту бурычын куйды.

Дәүләт Думасындагы партия фракциясенең башка өстенлекләре арасында цифрлы һәм финанс мошенниклыгына каршы көрәш тә бар.

«Бердәм Россия» яшьләр сәясәте өлкәсендә яшүсмерләр арасында, шул исәптән мәктәпләр һәм интернетта (социаль челтәрләрне дә кертеп) буллингны профилактикалау турында закон проекты кертергә, шулай ук моның белән шөгыльләнүчеләр өчен җаваплылык чаралары беркетергә ниятли.

Ссылка на первоисточник
наверх