На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Уфада генерал Миңнегали Шәйморатовның 125 еллыгына багышланган күчмә күргәзмә ачыла

15 августта Башкортстан Республикасы Милли музеенда «Генерал Шәйморатов» (6+) күргәзмәсе эшли башлый. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Яңа күчмә күргәзмә Россия Федерациясе Герое, 112нче Башкорт (16нчы гвардия Чернигов) кавалерия дивизиясенең беренче командиры, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның (1899-1943) тууына 125 ел тулуга багышланган.

Экспозициядә Миңнегали Шәйморатовның тормыш һәм сугышчан юлы, 1943 елның февралендәге Дебальцево рейдының героик вакыйгаларын да кертеп, генерал-майор җитәкчелегендә 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе төзелү һәм аның хәрби хәрәкәтләре тарихы, шулай ук хәрби җитәкченең бүләкләре һәм халык истәлекләре тәкъдим ителгән.

Соңыннан күргәзмәнең экспонатлары вакытлыча республиканың башка учреждениеләре һәм музейларына тапшырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

2024 елның 15 августында музейда «Генерал Шәйморатов» күргәзмәсе буйлап экскурсия оештырыла. Миңнегали Шәйморатовның шәхесенә һәм сугышчан юлына багышланган экскурсияләр һәм батырлык дәресләре музейда сентябрь-октябрьдә үтәчәк, ә 27 августта генерал-майорның тууына 125 ел тулуга багышланган чара була, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх