На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Әгерҗе районы Иж-Бубый авылы халкы «Шифалы чәй» акциясендә хәрбиләргә 1100 чәй ясады

Әгерҗе районы Иж-Бубый авылы китапханәчесе һәм китапханәдә эшләп килүче «Өмет учагы» клубының активы «Ярдәм янәшә» акциясенә кушылды. Төрле шифалы үләннәрдән 1100 чәй ясалды, «Шифалы чәй» акциясенә кушылдык. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында Рәфисә Мусина яза.

Махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен чәй әзерләүдә һәм чәйләр, хуш исле, витаминлы үләнннәр биреп үзләреннән өлеш керткәннәрне әйтеп үтәсе килә.

Менә алар: Латыпова Фәнсия, Бадыкова Вәсимә, Муратова Әлфинур, Осипова Роза, Мусина Фәния, Ахметзянова Флюрә, Вахитова Аидә, Закирова Халидә, Каюмова Халидә, Хамидуллина Алмазия, Вахитова Резеда, Валиуллина Элиза, Гарифуллина Ира ( Әгерҗе шәһәре), Гозәерова Венера, Исакаева Мая.

Егетләребез өйләренә исән-имин әйләнеп кайтсын, илебездә тынычлык урнашсын иде дигән теләктә кала, акциядә катнашучылар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх