На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Питрәч редакциясе ветераны фаҗигале рәвештә вафат булган

Питрәч редакциясе ветераны Наҗия Галиева фаҗигале рәвештә вафат булган. Бу хакта «Алга» сайтында Ольга Шәмсетдинова хәбәр итә.

Наҗия Галиева 1960 елда Түбән Тагил шәһәрендә туган. Ләкин тиздән аның әти-әнисе Әтнә районына күченеп кайта. Аларның гаиләсендә дүрт бала була, Наҗия иң кечесе. Бәрәскә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ул Казан шәһәрендәге ПУ-10га укырга керә.

1981 елда кияүгә чыга, 1983 елда гаилә Питрәчкә күченә. 1986 елда ул район газетасы редакциясенә тәрҗемәче булып эшкә килә, 93 нче елда редакторның дубляж буенча урынбасары итеп билгеләнә һәм 2015 елга кадәр бу вазифада эшли.

«Наҗия Газим кызы бик актив кеше иде, барлык редакция чараларында актив катнашты, озак вакыт «Җәүһәр» ансамблендә чыгыш ясады, Скандинавия йөреше белән мавыкты, безнең «Төнге чаңгы ярышлары»н бер дә калдырмады. Хәзерге редакция хезмәткәрләренең уңышларына ихлас сөенде, һәрвакыт безнең үтенечләргә җавап бирде. Минемчә, аны белгәннәр барысы да яхшы яктан, изге күңелле, ачык йөзле кеше буларак истә калдырыр», – диелгән хәбәрдә.

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы коллективы Наҗия Галиеваның туганнары һәм якыннарының олы кайгысын уртаклаша. Хезмәттәшебез турында якты истәлек күңелләребездә сакланыр, без аны юксыначакбыз», диелгән район газетасы сайтында.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх