На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Финляндиядә ил тарихында иң көчле җир тетрәү теркәлгән

25 декабрьдә, католиклар бәйрәме Раштуа билгеләп үтелгән көндә, Финляндия башкаласы Хельсинки тарихында иң көчле җир тетрәү булган, дип яза ТАСС Yle телеканалына сылтама белән.

Хельсинки университеты сейсмологы Тони Вейкколайнен сүзләренчә, җир тетрәү магнитудасы 1,1 баллны тәшкил иткән. Бу күрсәткеч аны Хельсинкида күзәтүләр дәвамында теркәлгән иң көчле җир тетрәү итә.

Тетрәү Валлила, Кяпюля һәм Хаага кебек районнарда сизелгән.

Җир тетрәүнең төгәл сәбәбе әлегә билгесез. Сейсмологлар техноген факторлар билгеләре күзәтелмәвен билгели, дип хәбәр итә Yle.

Ссылка на первоисточник
наверх